Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Түбән Камага «Larte del arco» фестивале кунаклары килүе көтелә
Җәмгыять
  • 14 Февраль 2018 - 14:20
  • Караулар: 133

Март аенда Татарстанда кыллы уен коралларында уйнаучыларның «Larte del arco» VI Халыкара фестивале уза. Мәгълүм булганча, фестивальдә катнашучылар республиканың өч шәһәрендә - Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә чыгыш ясый. Музыкантларның Түбән Камадагы чыгышы 15 мартка билгеләнгән. 

Быел Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте сәхнәсендә La Primavera Казан дәүләт камера оркестры белән берлектә Бөек Британиянең 12 яшьлек скрипкачысы Лея Чжу, Мәскәү музыканты Родион Зумуруев һәм Хорватиядән Моника Лесковар чыгыш ясаячак.

Проектның авторы - Казан камера оркестрының баш дирижёры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов фестивальгә һәр елны дөньяның иң көчле музыкантларын җыя.

Башлана: 18.30 сәгатьтә.

Билет бәяләре 300- 700 сум. Белешү өчен телефон: 8-917-260-65-69


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*