Рус Тат
Бүген шәһәр урамнары буенча ретро-трамвай йөриячәк
Җәмгыять
  • 14 Февраль 2018 - 11:59
  • Караулар: 70

Гашыйклар көне уңаеннан шәһәрнең электр транспорты предприятиесе түбәнкамалыларга үз бүләген әзерләгән. 

Бүген көндезге икедән өчкә кадәр 87нче номерлы махсус ретро-трамвай рейска чыга. Ул 2нче маршрут буенча хәрәкәт итеп, шәһәрдәшләргә бәйрәм кәефе бүләк итәчәк: салонда яшүсмерләр клублары тарафыннан оештырылган бәйрәм тамашасы, төрле бәйгеләр уздырылачак. Моннан тыш, тукталышларда балалар үз куллары белән ясаган 300дән артык “валентинка” да таратачаклар.

16:00 - 17:30 сәгатьләрдә “Сити-Молл” сәүдә үзәгендә яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр тагын бер чара - йөрәк рәвешендәге открыткалар ясау буенча осталык дәресләре дә үткәрәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*