Рус Тат
Калфаклар тегә кызлар
Җәмгыять
  • 13 Февраль 2018 - 14:36
  • Караулар: 101

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге «Остаз» проектын башлап җибәргән. Февраль аеннан һәр җомгада кызлар калфак тегәргә өйрәнә алачак. Беренчеләрдән булып,  түгәрәккә 11нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары килгән. Кул эшләре белән шөгыльләнү Халыклар дуслыгы йортында алып барыла. Бу хакта тулырак мәгълүмат "Туган як" газетасыннан Әлфия Хафизова язмасында.

«Ак калфак» сылулары яхшы хәтерлидер: 2014 елның май аенда төрле илләрдән оешма форумына җыелган татар хатын-кызлары,  исләре китеп,  Казан белән танышып йөрделәр. Ә халык милләттәшләребезнең затлы калфакларына сокланды. Болгария иленнән килгән делегат, махсус осталар табып, Татарстанга килү өчен тектердем, дип горурланган.

Түгәрәккә җыелган кызлар чибәркәйнең фотосын зур өстәл буенча йөртеп чыктылар да, калфагының фасоны матур дигән фикергә килделәр. Татар калфагы – зыялылык билгесе, аның аша киемне зәвык белән кияргә, нәфислеккә өйрәнә аласыз. Шундый теләкләр белән «Ак калфак» ханымнары баш киеме тарихына күчтеләр. Татар конгрессы кабинетында түбәтәйләрнең, калфакларның ниндиләре генә юк, милли киемнәр турында беләсең килсә, төсле китаплар да җитәрлек.

Беренче очрашу, шулай, кызыклы мәгълүматлар җиткерүдән башланып китте. Калфакның төрләре күп. XIX гасырда чуклары аркага яки янга төшеп торган формада бәрхеттән теккәннәр һәм алтын ука белән чиккәннәр. Тора-бара күләме кечерәя, хәтфә калфакларга ефәк шәл бөркәп йөри башлыйлар, ә бизәлешенә энҗе, сәйлән бөртекләре өстәлә. Бүген калфакларны сәхнәләрдә һәм милли чараларда кияләр, ә Казанга килгән кунаклар бүләккә җыеп китәләр.

2017 елда Париж Сабантуенда сувенирга калфак күп сатылган. Бу турыда фотолар күрсәтеп, медицина көллияте укытучысы Илһамия ханым Зәйнуллина сөйләде. Моны үз күзләре белән күргән якташыбыз узган җәйдә «Ак калфак» оешмасыннан Франциядә булды, Сабантуйда татар диаспорасы белән аралашып кайтты.

Калфак белән беренче танышу эзсез калмастыр, кызларда үрнәкләрдәгечә ыспай калфак тегү теләге уянды кебек. Шунда ук ак тукымадан беренче өлге өлешен кисүгә керештеләр. Тегү һәм бизәк төшерү өчен материаллар җитәрлек, татар конгрессы җитәкчелеге алдан хәстәрләп куйган. Мөмкинлекләр бар, чөнки проект республика гранты отты. Осталык дәресләрен алып барырга 3нче мәктәпнең технология фәне укытучысы Алсу Гыйниятуллина алынды. Тәҗрибәсе бар, гамәли сәнгать буенча махсус курс үткән. Ун елдан артык татар теле укыткан белгеч, дәресләре кыскартылгач, югалып калмаган, Яр Чаллы шәһәрендә өстәмә һөнәргә өйрәнеп кайткан. Максаты изге: укучы балаларны яшьтән үк кул эшләренә җәлеп итү. Алда бар да кирәк булыр – тегү дә, чигү дә, ә чын матурлык тудыра белсәләр, тормышта югалып калмаслар.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*