Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Түбән Кама сөт комбинаты “ПродЭкспо-2018” форумыннан җиңү белән кайтты
Җәмгыять
  • 12 Февраль 2018 - 10:07
  • Караулар: 153

Түбән Кама сөт комбинаты “ПродЭкспо-2018” 25нче форумының “Иң яхшы продукт -2018” халыкара бәйгесеннән җиңү белән кайтты. Әлеге җиңүне аңа “Домашкино” маркасы астында чыгучы сөт продукцияләре китерде.

Составына Россия һәм чит төбәкләр җитештерүчеләре кергән хөкемдарлар составы комбинат әзерләгән “Домашкино” маркалы пастерилизацияләнгән сөт продукциясен(3,2%), ацидофильле эчемлекне (2,5%) һәм катыкны (4%) югары сыйфатлы дип бәяләде һәм бу төр продукцияләр бәйгедә алтын медальгә лаек булды. Түбән Кама сөт комбинаты җитештергән “Мюсли” йогурты (2,5%) исә бронза медальгә ия булды.

Сөт комбинаты директоры Сергей Игнатьев сүзләренчә, хөкемдарлар биргән әлеге бәягә алар бик шат. Предприятие технологлары продукциянең сыйфатын яхшырту өстендә даими эшлиләр, яз башыннан әзер продуктларны заманча, уңайлы капларда чыгара башлаячаклар.

“Домашкино” маркасы астында җитештерелүче продуктлар барысы да ГОСТ таләпләренә туры килә. Билгеле булганча, сөт комбинаты үз эшчәнлеген 30 июньдә, “Просто молоко” компаниясенең аренда срогы бетү сәбәпле, туктаткан иде. Самарадан килгән яңа җитәкчелек заводны сатып алып, август урталарында аны яңадан эшләтеп җибәрде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*