Рус Тат
«Ижевск — Түбән Кама» шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә
Җәмгыять
  • 12 Февраль 2018 - 08:44
  • Караулар: 94

"Моя Удмуртия"  порталы 6749/6750 номерлы «Ижевск — Түбән Кама» шәһәр яны поезды графигына үзгәрешләр кертелү турында хәбәр итә. Әлеге үзгәрешләр ял көннәрендә йөрүче поездларга кагыла: Ижевскидан җомга көнне кузгалган поезд Түбән Камадан шимбә көнне китәчәк; Ижевскидан шимбә килүче поезд Түбән Камадан кирегә якшәмбе көнне кузгалачак.

Әлеге график 16 февральдән 31 майга кадәр гамәлдә булачак. Әйтик, безгә килүче поезд Яр Чаллы станциясендә -  19:56 — 19:58, “Круглое Поле” станциясендә -  20:14 — 20:16 сәгатьләрдә була, Түбән Камага 21:09 сәгатьтә кайтып җитә.

Билгеле булганча, «Ижевск — Түбән Кама» маршруты 10 декабрьдә ачылган иде. Билет бәясе – 345  сум, билетны поездда да, «Пригород» мобиль кушымтасы аша да алырга мөмкин.  Юлдагы вакыт – биш сәгать тирәсе.

Поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны  8-937-625-04-33 телефон номеры, «Содружество» АҖ сайты һәм «Пригород» мобиль кушымтасы аша алырга мөмкин.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*