Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Шигырьләрендә яшәү мәгънәсен эзли
Җәмгыять
  • 09 Февраль 2018 - 14:53
  • Караулар: 152

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган химигы - шәһәрдәшебез Рифкать Гаян улы Имаев шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен каршылый. Бер үк вакытта химик та, үзенчәлекле лирик та булган шагыйребез турында сезнең игътибарга "Туган як" газетасыннан "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина язмасын тәкъдим итәбез.

Әдәби берләшмәгә килү белән, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган өлкән  каләмдәшләремә күз салам да, «Аллага шөкер, әле дә сез бар», – дип уйлап куям. Әле  шушы көннәрдә генә изге күңелле, бик тә тыйнак шагыйребез Рифкать абый Имаев  үзенең гомер агачы кәүсәсенә тагы бер боҗра өстәде. Ул 1967 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши һәм кырык елдан артык гомерен «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте белән бәйли. 1986 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган  химигы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлбәттә инде, иҗатта да сынатмый, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты.

Рифкать абыйның шигъри диапазоны бик киң. Барыбызга да уртак темалар булган табигать, кеше фәлсәфәсе, мәхәббәт, туган як, милләт язмышы янына сатирик шигырьләре дә өстәлә тора. Җәмгыятьтәге ямьсез күренешләрне: ялагайлыкны, комсызлыкны,  ришвәтчелекне танкыйтьли, нәфрәт утында көйдерә.  Шигырьләрендә яшәү мәгънәсен эзли:

Гомер – төйнәлгән төен,
Сүтелгәненә  сөен.
Шунысы мөһим: яшәмәдем       
Көйләп гел кеше көен.     
Гомер – сүтелгән йомгак,
Яшәлгән бик тә тыйнак.
Менмәдем  кеше теленә,
Гаепсезләрне кыйнап. – дип яза ул әле яңа гына дөнья күргән «Уйлы көнем» дигән бишенче китабында. Әйе, Рифкать абый зур нәтиҗәләргә иреште. Бүгенге көндә ул – ике улының киңәшчесе, дүрт оныгының яраткан дәү әтисе, хатынының тиңдәшсез таянычы. Озак еллар әдәби берләшмәнең поэзия бүлеген җитәкләп, иҗатка яңа гына аяк баскан каләм тибрәтүчеләргә үзенең киңәшләре белән шигъриятнең асылын аңларга ярдәм итә. Түбән Камада Рифкать абыйны таныйлар, укыйлар, тыңлыйлар. Без аның белән горурланабыз. Киләчәктә дә язмышы гаиләсеннән, туган иленнән, шигърияттән аерылмасын иде, дигән теләктә калабыз.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*