Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Иртәгә түбәнкамалылар “Россия чаңгы юллары -2018” ярышларына кушыла
Җәмгыять
  • 09 Февраль 2018 - 11:37
  • Караулар: 158

Иртәгә, 10 февральдә, Түбән Кама “Россия чаңгы юллары -2018” акциясенә кушыла. Акция “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы янындагы урман массивында үтәчәк. Традициягә әйләнгән әлеге массакүләм спорт ярышларында шәһәрнең предприятие һәм оешма вәкилләре, студентлар, һөнәри урта белем бирү учреждениеләре һәм мәктәп укучылары, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәребез катнаша.

Катнашучылар өчен чаңгыда узышу ераклыгы – 1,5 чакрым, махсус әзерлекле спортчылар өчен - 5 чакрым.

Җиңүчеләрне бүләкләр, кубок һәм медальләр көтә. Ярышларда катнашучы иң өлкән һәм иң яшь чаңгычылар өчен махсус бүләкләр дә каралган.

Ярышларны ачу тантанасы - 11.00 сәгатьтә.

Бу көнне чаңгы ярышлары шулай ук Кама Аланы бистәсендә, районның авыл җирлекләрендә дә узачак.

“Түбән Кама чаңгы юллары – 2018” узышларында 7000 гә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*