Рус Тат
Яңартылган консультация -диагностика сырхауханәсе тиздән үз ишекләрен ачачак
Җәмгыять
  • 09 Февраль 2018 - 11:03
  • Караулар: 151

Түбән Кама район үзәк күп тармаклы хастаханәсе сырхауханәләрендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә: тиздән яңартылган консультация- диагностика үзәге, травмпункт пациентлар өчен үз ишекләрен ачачак.

Консультация -диагностика сырхауханәсен ремонтлау эшләре узган елның май аенда башланып киткән иде. 51 ел элек төзелгән бу бинада соңгы 10 ел дәвамында төрле белгечләр: неврологлар, офтальмологлар, хирурглар, пульмонологлар, аллергологлар һ.б. табиблар халыкка медицина ярдәме күрсәтте. Травмпункт та биредә урнашкан иде. Әлбәттә, бина төзекләндерүгә һәм яңа җиһазлар белән тулыландырылуга мохтаҗ иде. Ниһаять, республика программасында катнашу нәтиҗәсе буларак, әлеге эшләрне башкарып чыгу мөмкинлеге туды.



2017 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән программа кысаларында сырхауханәне төзекләндерү өчен 82 млн сумнан артыграк акча бүлеп бирелде, 45 млн сумнан артык акча яңа җиһазлар алу өчен тотылды. Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә игътибарны юнәлтү – илебез өчен стратегик инициатива. “Кешеләр көткән мөһим һәм сизелерлек нәтиҗәләр - бу төгәл һәм тиз диагностика һәм нәтиҗәле дәвалау, пациентка ягымлы, кешеләрчә мөнәсәбәт, дару препаратларының булуы, сыйфаты һәм уңай йогынтысы”, - дип билгеләде “май указларында” Владимир Путин.

Якты, җылы, яңартылган бинада, беренче чиратта, регистратура булмау күзгә ташлана. Аның урынына шәфкать туташлары постлары булдырылган, биредә авырулар үзләрен борчыган барлык сорауларга җавап таба алалар. 


Заманчалаштырылган сырхауханәдә бар да яңача, һәр нәрсәнең авырулар мәнфәгатен кайгыртып башкарылуы күзгә ташлана: уңайлы, йомшак диваннар, мәгълүмати стендлар, телевизор, навигация... Биредә “көчле рухлылар” өчен дә барлык шартлар тудырылган: керү урыннары, гардероб, мәгълүмат алу урыннары аларга җайлы булырлык итеп эшләнгән, иң кирәкле белгечләр исә беренче катта кабул итә.

Биредә шулай ук паллиатив хезмәт күрсәтү хезмәте дә эшли. Яман шеш авырулы пациентларга ярдәм йөзеннән, алар белән эшләүче белгечләр өчен аерым блок булдырылган, янәшәдә УЗИ, процедура бүлмәсе, көндезге стационар урнашкан. Капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә диспетчер бүлмәсе, табиб һәм шәфкать туташы өчен эш бүлмәләре, документацияне саклау бүлмәләре булдырылган.

Сырхауханәдә психолог хезмәте дә күрсәтелә, геронтология, гематология юнәлешләрендә дә эш алып барыла, тиздән табиб-гериатр да эшли башлаячак.


Аерым льготаларга ия гражданнарны кабул итү өчен сырхауханәдә шулай ук аерым кабинет булдырылган. Инсульт кичерүчеләрне дәвалау өчен яңа уңайлыклар тудырылган.

Биредә төрле диагностик тикшеренүләр дә үткәрелә, елына шундый 4 миллионга якын тикшеренү ясала. Функциональ диагностика бүлегенә яңа эндоскопик җиһазлар да кайтартылган: хәзер гастроскопия, колоноскопия үткәрү яңа заманча технологияләр ярдәмендә тормышка ашырылачак. Яман шеш аыруларын диагностикалау өчен дә заманча җиһазлар кайтартылган.


Төзүчеләр проспектындагы 10в бинасында эндокрин системалар авырулары белән җәфаланучы пациентларның сөяк тукымасын өйрәнү мөмкинлеге тудыручы рентген аппараты – денситометр урнаштырылган, ул остеопороз авыруын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Һичшиксез, консультация-диагностика сырхауханәсендә бик күп уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бүгенге көндә биредә заманча җиһазлар урнаштыру эше дәвам итә, травмпунктта да күп кенә үзгәрешләр көтелә.


2018 елдан сырхауханә сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа проектларга да кереште, шулар арасында “Сакчыл сырхауханә” проекты да биредә уңышлы эшләп килә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар