Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Айдар Метшин Кызыл Чапчак авыл җирлеге халкы белән очрашты
Җәмгыять
  • 08 Февраль 2018 - 16:41
  • Караулар: 170

Кичә муниципаль район башлыгы Айдар Метшинның Кызыл Чапчак авыл җирлеге халкы белән очрашуы узды. Билгеле булганча, 1 февральдән Түбән Камада җирле үзидарә органнарының халык белән очрашулары башланып китте. Мондый очрашуларны барлык авыл җирлекләрендә, Кама Аланы бистәсендә һәм шәһәр микрорайоннарында уздыру планлаштырыла. Очрашуда башкарма комитетның төрле идарә һәм ведомство вәкилләре дә катнашты.

Кызыл Чапчак авыл җирлегенә 5 торак пункт: Югары Чаллы, Олы Аты, Кызыл Чапчак, Урта Чаллы һәм Түбән Чаллы авыллары керә. Әлеге авылларда барлыгы 1567 кеше яши. Авыл җирлеге муниципаль районда үзенең активлыгы белән аерылып тора. Бу фактны үз чыгышында Айдар Метшин да билгеләп үтте, район башлыгы әлеге җирлектә яшьләр белән эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын белдереп, көрәш буенча Россия һәм Европа чемпионы Илгиз Нәфыйков, гер күтәрүдә Гиннесның рекордлар китабына кергән Гакыйф Борһановның нәкъ менә әлеге төбәк егетләре булуын искә алды.



Авыл җирлеге территориясендә бүгенге көндә урта мәктәп һәм ике балалар бакчасы эшләп килә. Мәктәптә 96 укучы белем ала, шуларның 31е күрше авыллардан йөреп укый. 2017 уку елында беренче сыйныфка 7 бала кабул ителгән. Югары Чаллы интернат мәктәбендә 64 укучы укый, “Алтынчәч” балалар бакчасында 23 бала тәрбияләнә. Тагын бер бакча Түбән Чаллы авылында урнашкан, анда 8 бала йөри.

Авыл җирлегендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү дә тиешле дәрәҗәдә: Кызыл Чапчакның үз табиблык амбулаториясе бар, Югары Чаллыда - фельдшер һәм балалар шәфкать туташы, Олы Атыда шулай ук медицина хезмәткәре эшли.
Шулай да авыл җирлеге халкын медицина ярдәме алу мәсьәләсе борчый: биредә яшәүчеләр Кама Аланы үзәк хастаханәсенә теркәлгәнгә, алар теге яки бу белгечнең әлеге хастаханәдә булмаган очрагында гына Түбән Кама район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Айдар Рәис улы бу мәсьәләнең бер генә тапкыр күтәрелмәвен, ә мондый карарга килүнең халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан икәнлеген белдерде.

Очрашуда тагын бер җитди һәм актуаль мәсьәлә – җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе дә каралды. Айдар Метшин әлеге эш буенча бүгенге көндә махсус эш төркеме булдырылуын, аларның һәрбер очрак белән аерым шөгыльләнәчәген хәбәр итте.

Утырышта интернат һәм “Алтынчәч” балалар бакчасы биналарын ремонтлау турында да сүз барды: интернат бинасы план буенча 2019 елда төзекләндерелергә тиеш, балалар бакчасы авария хәлендә булмаса да, ата-аналарны бинаны җылыту мәсьәләсе борчый.



Моннан тыш, урамнарны яктырту, суга исәпләү җайланмалары урнаштыру, сөт җыю кебек аерым мәсьәләләр дә күтәрелде.

Халык “Бәхетле-агро” ҖЧҖ эш урыннары кыскару мөмкинлеге булуы турында төрле сүзләр йөрүе өчен дә борчыла, бу уңайдан шик-шөбһәләрне Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов таратты, ул, киресенчә, предприятиенең үз эшчәнлеген тагын да җәелдерергә планлаштыруын хәбәр итте. Альфред Нигъмәтҗанов авыл җирлегендә бүгенге көндә уңай шартлар тудыру өчен күп кенә эшләр башкарылуын, республика программаларында катнашып, якын киләчәктә Олы Аты авылында - ФАП, Югары Чаллы авылында спорт мәйданчыгы төзеләчәге һәм башка проектлар турында сөйләде.



Авыл җирлегенең киләчәк үсеше өчен мөһим нигез булып үзара салым җыю мәсьәләсе тора. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Бәгъданур Илдарханов җиткерде. Ләкин 2016 елда үзара салым җыю 103 процентка үтәлгән булса, узган ел бу күрсәткеч 83 процент тәшкил иткән.

“Бу юнәлештә активрак эшләргә кирәк, - дип, җирлек өчен төп бурычны билгеләде Айдар Метшин. - Үзара салым программасы ача торган резервлар, мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк”.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*