Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Түбән Камага килде
Җәмгыять
  • 08 Февраль 2018 - 14:50
  • Караулар: 128

7 февраль көнне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин чираттагы эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Рөстәм хәзрәт “Ихлас” рухи-әхлакый тернәкләндерү, “Ихсан” үзәкләрендә булды, түбәнкамалылар белән бергә өйлә намазы укыды.

Бу көнне Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Түбән Кама районы имамнары белән дә очрашты. Очрашуда хәзрәт Коръән китабының бөеклеге, аны өйрәнү һәм хөрмәт итү кирәклеге турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Журналистлар белән әңгәмәдә башкала кунагы Түбән Камага килүен муниципаль район мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка ярдәм йөзеннән оештырылуын белдерде.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*