Рус Тат
Муниципаль район башлыгы Айдар Метшинның Прости авылы халкы белән очрашуы узды
Җәмгыять
  • 07 Февраль 2018 - 16:16
  • Караулар: 168

Түбән Кама муниципаль район хакимияте вәкилләренең авыл җирлекләрендә халык белән очрашулары дәвам итә. Район башлыгы Айдар Метшин катнашындагы чираттагы очрашу шушы көннәрдә Прости авылында үтте. Очрашуда башкарма комитетның төрле идарә һәм ведомство вәкилләре дә катнашты.

Бүгенге көндә Прости авылында 600дән артык кеше яши, биредә 337 йорт, 500 дән артык җир кишәрлеге бар. Халыкның күпчелек өлеше – 364 кеше – хезмәт яшендәге гражданнар, пенсионерлар исә – 160 тан артык.

Республика программаларында катнашу нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда Прости авылында Мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, 5 мең данәдән артык фонды булган китапханә сафка баскан. «Солнышко» балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелгән, биредә бүгенге көндә 16 бала тәрбияләнә. Мәктәп – тугызъеллык, анда 36 укучы белем ала.

Авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү эшенә дә нык игътибар бирелә. Бу җәһәттән үзара салым җыю буенча республика программасында актив катнашу үзенең уңай нәтиҗәләрен биргән. Быел простилылар үзара салым күләмен җан башына 500 сумнан җыярга карар кылганнар, билгеле булганча, салымның 1 сумына республика һәм район бюджетыннан 6 сум күләмендә субсидия өстәлә, шул акчаларга авыл эчендәге берьюлы берничә урамны төзекләндерү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Шулай ук Прости авылында 2018 елда урамнарны яктырту эшләре дә дәвам итәчәк, торак пуктның 23 йортына газ кертү мәсьәләсе дә карала.

Авыл җирлеге башлыгы Дамир Бәдәртинов сүзләренчә, агымдагы елда авыл халкының ялын оештыруга нык әһәмият бирелеп, иҗтимагый киңлекләр булдыру бурычы да куела.

Дамир Бадартинов: "В наступившем году особое внимание будет уделено вопросу благоустройства, создания необходимых условий для отдыха сельчан на территории села"

Бу бурычның мөһимлеген үз чыгышында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин да ассызыклады. Авыл халкына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы биредә яшәүчеләргә актив тормыш позицияләре өчен рәхмәтен белдерде, депутат буларак үз эшчәнлеген нәкъ әлеге авыл җирлегендә башлавын һәм авылдагы бүгенге уңай үзгәрешләрне, социаль инфраструктура үсешен күреп, шатлануын белдерде. Айдар Метшин белдерүенчә, авыл җирлекләрендә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләсенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та зур әһәмият бирә. Бу максатларда Татарстанда агросәнәгать комплексы үсеше өчен генә түгел, социаль инфраструктура үсеше өчен дә программалар тормышка ашырыла. “Авылда тормыш шартларының яхшыруы мөһим, эшләү өчен дә, ял итү өчен дә шартлар булырга тиеш, һәм безнең республикада Татарстан җитәкчелеге, илебез җитәкчелеге ярдәме нәтиҗәсендә, моның өчен күп эшләр башкарыла”, - дип белдерде Айдар Метшин.

Авылларга булышлык күрсәтү – Россия Президентының стратегик инициативасы. “Безнең бурыч – бөтен ил мәнфәгатьләрендә миллионлаган гражданнарның яңа тормыш сыйфатына ирешү өчен авыл потенциалын нәтиҗәле файдалану”, - дип белдерде Владимир Путин. Түбән Кама районы авыллары мисалында бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр булуы ачык күренә.

Айдар Метшин ответил на вопросы, волнующие простинцев

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, простилыларны быел күп кенә уңай үзгәрешләр дә көтә: әйтик, апрель аеннан авыл белән Түбән Кама арасында автобус маршруты ачылу планлаштырыла, якын араларда авылның үз почта хезмәткәре эшкә керешәчәк. Авыл халкын Простидан ерак түгел урнашкан полигон мәсьәләсе дә борчый. Күпләр авылны күчерү турында төрле сүзләр йөрүе турында да ишеткән, бу җәһәттән исә Айдар Рәис улы ул сүзләрнең урынсыз булуын җиткерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*