Рус Тат
Радмир Беляев: “Без республикада гына түгел, ә ил күләмендә иң яхшы үзәк булдырырга телибез”.
Җәмгыять
  • 07 Февраль 2018 - 13:21
  • Караулар: 98

Түбән Камада мәктәп укучылары һәм студентлар өчен яңа инновацион технологияләр белән җиһазландырылган үзәк булдырырга ниятлиләр. “Яшьләр инновацион иҗаты үзәге” дип аталучы бу оешма март аенда ачылачак. Үзәк 24нче мәктәп-интернат бинасында урнашачак, бүгенге көндә биредә ремонт эшләре бара.

Рус теленнән кыскартылма буларак “ЦМИТ” дип аталучы бу үзәкләр Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә дә эшләп килә. Болар – 3D принтерлар, фрезерлау, лазер белән кисү станоклары, 3D сканерлар, плоттерлар кебек югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән укыту-тәҗрибә мәйданчыклары.

В помещениях полным ходом идёт ремонт

2012 елдан гамәлгә кертелүче проект өчен федераль бюджеттан да финанслау каралган. Россия өчен бу - стратегик инициатива. Президент Владимир Путин билгеләп үткәнчә, илебездә “техник һәм сәнгать иҗатын үстерергә, балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр ачарга кирәк. Яшәү урыны һәм гаиләсенең матди хәленә карамастан, анда  һәрбер бала йөрерлек булырга тиеш”.

Яңа үзәктә балалар һәм яшьләр 3D-модельләштерү, инженерлык һөнәренә өйрәнүдән тыш, инглиз, кытай, төрек телләрен үзләштерү мөмкинлеге дә алачаклар. “Моңа өстәп, без хәзер Россия буенча яшьләрнең креатив үсешенә бәйле төрле тәҗрибәләр өйрәнәбез, -ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев. – Ягъни ЦМИТ кысаларында без балаларны инженерлык белгечлекләренә генә өйрәтеп калмыйча, без биредә һәрвакыт хәрәкәт булуын, өстәмә белем бирүнең яңа технологияләре файдалануын телибез”.

Радмир Беляев: "Мы хотим, чтобы здесь всегда было движение, использовались новые технологии дополнительного образования".

Үзәктә белем алуга килгәндә, укучыларның 40 проценты (беренче чиратта - 24нче мәктәп-интернат балалары) биредә бушлай шөгыльләнә алачак. Проект дәүләт һәм шәхси хезмәттәшлек нигезендә тормышка ашырылганга күрә, кайбер курслар түләүле булачак.

Яңа ачылачак яшьләр инновацион иҗаты үзәгендә ремонт эшләре өчен муниципаль бюджеттан 4 млн сум күләмендә акча тотылган, җиһазлау өчен республика бюджетыннан 3,3 млн сумлык грант отылган, 800 мең сум үзәкнең операторы булачак шәхси инвестор тарафыннан күчерелгән.

Эскизный проект нового центра

Үзәктә 7-18 яшьлек түбәнкамалылар шөгыльләнә алачак. Радмир Беляев сүзләренчә, иң мөһим мәсьәлә – укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү мәсьәләсе.

Мәктәп -интернатның директоры Алмаз Шакирҗанов сүзләренчә, уку йортында бүгенге көндә 235 бала белем ала, шуларның 140ы биредә яшәп укый, балалар әлеге үзәк ачылуын зур түземсезлек белән көтәләр. Мәктәп нигездә техник юнәлештә белем бирә.

Алмаз Шакирзянов: "Ребята спрашивают, ребята ждут, они знают уже, что за оборудование пришло, кто будет у них преподавать, зачем это нужно".

“Без республикада гына түгел, ә ил күләмендә иң яхшы үзәк булдырырга телибез”, - ди, үз чиратында, Радмир Беляев. Аның сүзләренчә, биредә инженерлык белгечлегеннән тыш, “акыллы буын” эксклюзив программасы буенча белем биреләчәк, төрле кызыклы тренинглар оештырылачак, бу эшкә иң көчле укытучылар җәлеп ителәчәк.
Эскизный проект нового центра

Әлбәттә, үз эшчәнлегендә әлеге үзәк “Кванториум” белән тыгыз элемтәдә торачак. Радмир Беляев сүзләренчә, бүгенге көндә ике үзәктә дә Түбән Камада туризм үсеше өчен әһәмиятле булган яңа проект – сувенирлар әзерләү эше гамәлгә кертелә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*