Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
"КоVёR" үзәгендә Салих хәзрәт Ибраһимовның яшьләр белән очрашуы үтте
Җәмгыять
  • 07 Февраль 2018 - 09:54
  • Караулар: 214

6 февраль кичендә шәһәребездәге "КоVёR"  яшьләр инициативалары үзәгендә Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов яшьләр белән очрашты. 

"КоVёR"га   килгән илледән артык кешенең күпчелеген кызлар тәшкил иткәнлектән, Салих хәзрәт исламда хатын-кызның урыны, ир-егет җаваплылыгы һәм аналарга карата мөнәсәбәт турында һәркем уйланырлык итеп сөйләде. Шуның белән беррәттән, Салих хәзрәт үз чыгышында намуслылык, ихласлылык, сәламәтлек кебек бар кеше өчен мөһим мәсьәләләргә дә тукталды.

   Очрашуда катнашучылар Түбән Кама шәһәре мәчетендәге яшьләр тормышына кагылышлы видеоязманы да зур дикъкать белән карадылар.

Дин-исламга, Аллаһыга һәм, шулай ук, яшьләрнең үз-үзләренә кул салуына (суицид) кагылышлы сораулар да яңгырады. Салих хәзрәт сорауларга җаваплар биргәннән соң, җәмгыятебезнең киләчәге булган яшьләрне игелекле, мәрхәмәтле һәм тәкъва булырга чакырды.

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*