Рус Тат
Халык иҗаты йортына яңа исем уйлыйбыз
Җәмгыять
  • 06 Февраль 2018 - 15:29
  • Караулар: 118

Түбән Каманың төп мәдәни учагы саналган Халык иҗаты йортын 2018 елда зур үзгәрешләр көтә. Быелдан ул муниципалитет карамагына күчерелә һәм түбәнкамалылар алдында әлеге учреждение бинасын заманча мәдәни үзәк итеп үзгәртү бурычы куела.

Яңартылган бина Халык иҗаты йортының иң күркәм традицияләрен дәвам итеп, үз эшчәнлегенә яңа юнәлешләр дә кертәчәк дип көтелә. Биредә концерт-спектакльләрдән тыш, төрле күргәзмәләр, перформанслар, фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә караган лекцияләр, мастер-класслар оештыру ниятләнә. Түгәрәк һәм студияләр эшчәнлеген дә заманчалаштыру планлаштырыла.

Бу җәһәттән район җитәкчелеге тарафыннан түбәнкамалылар арасында яңартылган бинага исем уйлауга багышланган бәйге игълан ителде. Шәһәрдәшләребез “Чулман”, «Акварель”, “Атмосфера” кебек исемнәр тәкъдим итә.Ничек уйлыйсыз: сезнеңчә, яңартылган бина ничек аталырга тиеш? Үз теләк-тәкъдимнәрегезне агымдагы елның февраль ае дәвамында smi.nk@mail.ru электрон адресына җибәрә яки "Туган ягым - Түбән Кама" төркеме битләрендә язып калдыра аласыз.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар