Рус Тат
Айдар Метшин коллектив килешүләр турында: ”Бу – Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре өчен характерлы юнәлеш”.
Җәмгыять
  • 06 Февраль 2018 - 09:17
  • Караулар: 70

Айдар Метшин җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә профсоюз оешмалары, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Россия хөкүмәте арасында 2018-2020 елларга килешү төзелүгә үз аңлатмасын бирде. Билгеле булганча, документны имзалауда РФ Президенты Владимир Путин да катнашты. Әлеге документ икътисадый сәясәт, хезмәт хакы түләү, социаль иминиятләштерү һәм пенсия белән тәэмин итү, хезмәт урынында уңай шартлар тудыру һәм куркынычсызлыкны саклау, регионнар үсеше һәм социаль хезмәттәшлек кебек мәсьәләләрне тормышка ашыруны билгели, эш белән тәэмин итүдә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә нигез булып тора.

«Хөкүмәт бәяләве буенча, икътисадта рецессия чоры узды, - дип билгеләде Айдар Метшин. – Илебез Президенты икътисадны халыкның реаль керемнәре үсешен булдыручы позитив траекториягә чыгарып, аның озак срокка тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычын куя».

Владимир Путин ассызыклавынча, гражданнарның реаль керемнәре һәм реаль хезмәт хаклары үсешен тәэмин итү мөһим. Бу бюджет өлкәсенә дә, коммерцияле оешмалар өлкәсенә дә карый, чөнки предприятиеләрнең көндәшлеккә сәләтле булуы һәм тотрыклы үсеше нәкъ менә хезмәткәрләрнең эшчәнлеге, белеме, сәламәтлеге, тормыш шартларына бәйле.

«Бу очракта генераль килешү шундый балансның терәк ноктасы булачак; һәр якның да аны үтәве – ышанычлы социаль партнёрлык үрнәге, ә коллектив килешүдә хезмәткәрләр өчен эш һәм социаль гарантияләр дәрәҗәсе бизнеста социаль җаваплылыкның реаль күрсәткече булып тора, -дип белдерде Айдар Метшин. - Бу – Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре өчен характерлы юнәлеш, безнең шәһәр булдыручы әйдәп баручы предприятиеләребез коллектив хезмәт килешүе төзү конференцияләре аркылы шул юнәлешкә таяна».

Бүгенге көндә Түбән Каманың күпчелек предприятиеләрендә коллектив хезмәт килешүләре төзелде инде: әйтик, “Түбән Кама Нефтехим”да мондый килешү өч елга төзелде, агымдагы елда хезмәт килешүе энергетиклар тарафыннан да имзаланды, узган җомгада «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә дә хезмәт коллективы һәм җитәкчелек арасында килешүгә кул куелды. Чарада ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*