Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Айдар Метшин электрон хезмәтләр күрсәтү турында: “Бу юнәлеш безнең территориядәге һәр идарә һәм ведомство өчен өстенлекле булырга тиеш”.
Җәмгыять
  • 05 Февраль 2018 - 16:11
  • Караулар: 96

Айдар Метшин халыкка хезмәт күрсәтүне электрон төстә башкару 2018 елда район җирлегендә өстенлекле бурычларның берсе булуын атап үтте. “Мәгълүмати технологияләр үсеше күп очракта гражданнарның тормыш сыйфатын һәм икътисадның күп кенә тармакларының йөзен билгели, - дип белдерде бүген муниципаль район башлыгы җитәкчеләрнең “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. – Хезмәт күрсәтүләр исемлегенең ни дәрәҗәдә колачлы булуын исәпкә алып, аларны электрон төстә башкаруның әһәмияте аеруча арта бара. Бу юнәлеш безнең территориядәге һәр идарә һәм ведомство өчен өстенлекле булырга тиеш”.

Мәгълүматларга күз салсак, Түбән Кама муниципаль районында узган ел никахны рәсмиләштерүдә 97% гариза электрон рәвештә бирелгән; таныклыкларның дубликатлары һәм архив белешмәләре бирү 99,5% очракта электрон төстә башкарылган. ГХАТ идарәсе тарафыннан башкарылган 17 372 хезмәт күрсәтүнең 92% ы электрон төстә күрсәтелгән.

Моннан тыш, район җирлегендә халыкка пенсия билгеләүдә, ана капиталын алуда килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары электрон рәвештә башкарылган. 2017 елда Пенсия фонды клиентлар белән эшләү хезмәтендә 89 мең мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 13 меңе – сайт аша. Электрон төстә хезмәт күрсәтү 50%ка арткан. Моннан тыш, 29 мең мөрәҗәгать алдан язылып кую юлы белән башкарылган (2016нче елда бу сан -16 мең).

Узган ел балаларны бакчага урнаштыруда гаризалар тапшыру 4 271 очракта электрон төстә башкарылган, ә 2016нчы елда бу күрсәткеч - 3,5 мең.

2017 елда 80% гаилә балаларга бакчага түләгән өчен компенсацияләр алуны электрон төстә башкарган. Бакчага түләүләр 2016 елда 6 087 очракта дәүләт хезмәтләре аша башкарылса, 2018 елның гыйнварына бу күрсәткеч - 9 786. Шунысы да мөһим, түләүләрне электрон төстә башкарганда, комиссияләр алынмый.

2017 елда коммуналь түләүләрнең 61%ы электрон төстә башкарылган, шуларның 12%ы - дәүләт хезмәтләре аркылы.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*