Рус Тат
Авыл җирлекләрендә яңа иҗтимагый киңлекләр булдырылачак
Җәмгыять
  • 05 Февраль 2018 - 10:19
  • Караулар: 150

Авыл җирлекләрендә халык өчен уңайлы иҗтимагый киңлекләр булдыру 2018 елда Түбән Кама районында хәл ителергә тиешле өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу хакта хакимият җитәкчелегенең Елантау авыл җирлеге халкы белән очрашуында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин белдерде.

1 февральдән Түбән Камада җирле үзидарә органнарының халык белән очрашулары башланып китте. Мондый очрашулар барлык авыл җирлекләрендә, Кама Аланы бистәсендә, соңрак исә шәһәрнең микрорайоннарында үтәчәк.

Авыл мәдәният йортында үткән очрашуда Елантау һәм Колмакчы авылы халкы катнашты. Утырышта авыл җирлегендә 2017 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, агымдагы елда хәл ителәсе мәсьәләләр билгеләнде. Быел елантаулылар республика программасы һәм үзара салымнан кергән чаралар хисабына юлларны төзекләндерү һәм урамнарны яктырту эшләрен башкарырга уйлыйлар. Моннан тыш, планда – элеккеге клуб бинасы һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл территориясен төзекләндереп, биредә сквер булдыру.

Үз чыгышында Айдар Метшин безнең районның өч ел дәвамында яңа иҗтимагый киңлекләр булдыруда республика программасында катнашып килүе, бу вакыт эчендә шәһәр территориясендә Тукай, “Гаилә” паркларының яңартылуы, сәнәгать предприятиеләренең үз парк һәм скверларын булдырулары, Кама Аланында да  халыкка ял итү өчен яңа мөмкинлекләр тудырылуы турында сөйләде. Район башлыгы хәбәр итүенчә, быел мондый иҗтимагый киңлекләрне авыл җирлекләрендә дә булдыру мәсьәләсе куела һәм бүгенге көндә төп бурыч – әлеге юнәлештә өч еллык яңа программа әзерләү.

Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләрендә иҗтимагый киңлекләр булдыруга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та зур игътибар бирә. Татарстанда иҗтимагый киңлекләр булдыру эше зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә тормышка ашырыла. Бүгенге көндә республикада шундый 68 объект сафка баскан, моның өчен өч миллиардка якын акча тотылган.

Регионнарда шәһәр һәм авыл җирлекләрендә халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру – Россия Президенты стратегик инициативаларының өстенле юнәлешләреннән берсе. Дәүләт башлыгы төзекләндерүгә зур игътибар юнәлтергә кирәклеген ассызыклап, өлкәннәр һәм балалар өчен иҗтимагый киңлекләр булдыру мәсьәләсен куя. Владимир Путин мондый киңлекләр булдыруда халык фикере белән исәпләшү кирәклеген дә билгели.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*