Рус Тат
Айдар Метшин яңа мәктәпне кем җитәкләячәген игълан итте
Җәмгыять
  • 02 Февраль 2018 - 17:01
  • Караулар: 146

Түбән Каманың 47нче микрорайонында төзелеп килүче яңа мәктәпкә директор вазыйфасына конкурс игълан ителүе турында язган идек. Конкурска барлыгы 6 гариза тапшырылды, финал этабына 5 кеше үтте.

Бүген Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин конкурсның финал этабына үтүчеләр белән очрашты. Очрашуда Айдар Рәис улы аларның һәрберсенә актив, инициативалы булулары, социаль әһәмияткә ия проектта теләп катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. Район башлыгы әлеге белем бирү учреждениесенең яңа типтагы, заманча уку йорты булачагын билгеләп, биредә төп эшчәнлекнең “Артта калучыларсыз мәктәбе” концепциясе нигезендә оештырылачагын ассызыклады.

Айдар Метшин директор вазыйфасына дәгъва кылучыларның һәрберсе кызыклы, үзенчәлекле проектлар тәкъдим итүләрен, шунлыктан сайлап алуның катлаулы булуын, аеруча өч кандидатның көчләре тигез булып, иң күп тавышны Александра Офицерова җыюын һәм аның яңа 36нчы мәктәп директоры итеп билгеләнүен хәбәр итте.
Без отстающих: Айдар Метшин объявил имя директора инновационной школы в Нижнекамске

Александра Михайловна Офицерова хезмәт юлын 32нче гимназиядә физика укытучысы буларак башлый. 12 ел урта һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәт куя, 2012 елдан шәһәрнең 1нче урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. 2015 елдан мәгариф идарәсендә оештыру-укыту һәм методик эш өчен җавап бирә.

Александра Офицерованы яңа вазыйфага керешүе белән котлап, Айдар Метшин җитәкчегә уңышлар теләде, уку йортында тормышка ашырылачак яңа концепцияне гамәлгә кертүдә күп мәсьәләләрнең мәктәп җитәкчелеге һәм коллективтан торачагын, ә шәһәр җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсенең бу өлкәдә булышлык күрсәтәчәген билгеләп үтте.

Шулай ук Айдар Метшин “Артта калучыларсыз мәктәбе” концепциясен тормышка ашыруда конкурсантлар керткән теләк-тәкъдимнәрнең исәпкә алыначагын да белдерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*