Рус Тат
Түбәнкамалылар - "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалының "Җырлыйк әле" тапшыруында
Җәмгыять
  • 02 Февраль 2018 - 15:31
  • Караулар: 198

28 гыйнварда яздырылган тапшыру әзер булу белән эфирга чыгарылачак, дип хәбәр итә "Туган як". Студия төшерүләренә Татар конгрессы оештыруында Түбән Камадан бер төркем сәнгать осталары барды, ә Казанда яшәүче якташларыбыздан халык шагыйре Разил Вәлиев һәм язучы, композитор Алмаз Хәмзин да бик теләп кушылдылар. 

Викторина уены өчен «Җидегән чишмә» сәхнәсендә еш чыгыш ясаучы Ландыш Шәфигуллина, Мингали Мөхәммәтшин, Ирек Гайнемөхәммәтов сайланды һәм, чыннан да, һәвәскәр артистларыбыз зур осталык күрсәттеләр. Тамаша залындагы кунаклар көчле кул чабулары белән җыр бәйгесенә дәрт өстәп, күңел ачуга ямь өстәп тордылар. Программа җитәкчесе Нәҗип Бәдретдиновка бүләккә  Түбән Каманың "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмәсе турында яңа гына чыккан китап тапшырылды.

Әлфия Хафизова язмасы.

Мингали Мөхәммәтшин фотосы.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*