Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Бәйге игълан ителә
Җәмгыять
  • 02 Февраль 2018 - 14:48
  • Караулар: 117

Түбән Каманың төп мәдәни учагы саналган Халык иҗаты йортын 2018 елда зур үзгәрешләр көтә. Быелдан ул муниципалитет карамагына күчерелә һәм түбәнкамалылар алдында әлеге учреждение бинасын заманча мәдәни үзәк итеп үзгәртү бурычы куела. 

Яңартылган бина Халык иҗаты йортының иң күркәм традицияләрен дәвам итеп, үз эшчәнлегенә яңа юнәлешләр дә кертәчәк дип көтелә. Биредә концерт-спектакльләрдән тыш, төрле күргәзмәләр, перформанслар, фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә караган лекцияләр, мастер-класслар оештыру ниятләнә. Түгәрәк һәм студияләр эшчәнлеген дә заманчалаштыру планлаштырыла.

Бу җәһәттән район җитәкчелеге түбәнкамалылар арасында яңартылган бинага исем уйлауга багышланган бәйге игълан итә. Ничек уйлыйсыз: сезнеңчә, яңартылган бина ничек аталырга тиеш? Үз теләк-тәкъдимнәрегезне агымдагы елның февраль ае дәвамында smi.nk@mail.ru электрон адресына җибәрә яки "Туган ягым - Түбән Кама" төркеме битләрендә язып калдыра аласыз.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*