Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Түбән Камада “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале үтәчәк
Җәмгыять
  • 02 Февраль 2018 - 10:50
  • Караулар: 226

Иртәгә, 3 февральдә, Түбән Камада “Ак халатлы фәрештәләр” (“Ангелы в белых халатах”) фестивале үтәчәк. Бу – медицина уку йортларында белем алырга теләүчеләр өчен һөнәр сайлау юнәлешендә оештырылучы махсус чара. 

Чарада шәһәрнең тәҗрибәле табиблары үз һөнәрләренең үзенчәлекләре, Түбән Камадагы сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге һәм әлеге темага караган башка мәсьәләләр хакында сөйләячәкләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге дә булдырылачак. Фестивальдә Казан дәүләт медицина университеты студентлары катнашуы да көтелә.

Чара 2нче сырхауханәнең (Төзүчеләр пр., 10д) актлар залында 11.00 сәгатьтә башлана.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*