Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Түбән Камада ашыгыч медицина ярдәме станциясе оешуга 50 ел тулды
Җәмгыять
  • 31 Гыйнвар 2018 - 13:12
  • Караулар: 134

Моннан нәкъ 50 ел элек, 1968 елның 31 гыйнварында Түбән Камада ашыгыч медицина ярдәме станциясе ачыла. 55 ел элек исә район җирлегендә беренче медпункт сафка баса, ул Төзүчеләр бистәсендәге баракларның берсендә урнашкан була. Шәһәребез өчен әһәмиятле әлеге даталарны рәсми төстә билгеләп үтү февраль башларына билгеләнгән. 

Бүгенге көндә Түбән Кама ашыгыч медицина ярдәме станциясендә 14 бригада эшли, алар 280 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Елына әлеге хезмәт белгечләре 70 меңнән артык чакыру кабул итә.

Узган ел станция бинасы капиталь төзекләндерү үтте, аның барышында биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен дә уңайлы шартлар: актлар залы, душ, аш, ял бүлмәләре булдырылды. Федераль һәм республика программалары нигезендә станция заманча автомобильләр белән дә тәэмин ителде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*