Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Хезмәт хакын түләүдә закон бозу очраклары турында кайнар линия аша хәбәр итәргә мөмкин
Җәмгыять
  • 30 Гыйнвар 2018 - 16:45
  • Караулар: 185

Хәзерге вакытта кешенең булачак пенсиясенең төп нигезе – бу эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәре. Әлеге кертемнәр бары тик эш хакының рәсми фондыннан гына исәпләнелә һәм түләнә. 

Килешү төземәгән һәм хезмәт хакын рәсми түгел, ә “конвертта“ түләгән эш бирүче, үзенең хезмәткәрләрен бүгенге көндә социаль гарантияләрдән һәм киләчәктә лаеклы пенсиядән мәхрүм итә, чөнки соры эш хакыннан хезмәткәргә Пенсия фондына кертемнәр исәпләнелми. Хезмәт килешүе төземи генә эшкә алганда, эш бирүче үз өстенә бернинди дә җаваплылык алмый, бу очракта ул эш хакын тулы күләмдә түләмәскә дә мөмкин. Әлеге проблеманы тамырдан юк итү бары тик хезмәткәрләр “конверттагы” хезмәт хакы аларны кызыксындырмавын аңлаган һәм эш бирүчедән үз хокукларын үтәүне таләп иткән очракта гына мөмкин булачак. 

Мисалга, Түбән Каманың «Энергострой» компаниясендә нәкъ шундый очрак теркәлгән. Шәһәр прокуратурасы тырышлыгы аркасында, бүгенге көндә компания җитәкчелеге үз эшчеләренә хезмәт хакы күчерү мәсьәләсен хәл итүгә кереште.
Түбән Камада тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия ай саен әлеге мәсьәлә буенча рейдлар үткәрә. Нәтиҗәдә, 2017 ел башыннан хезмәт хакы бирүдә хокук бозуларның 55 очрагы теркәлгән, оешмаларда 103 эшче белән хезмәт килешүе төзелгән.

Хезмәт хакын “конвертта“ түләүчеләр исемлегендә беренче урында сәүдә, төзелеш, автотранспорт ремонтлау оешмалары тора.

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан хезмәт хакы түләүдә закон бозу очракларын кисәтү буенча даими эш алып барыла. Бу мәсьәлә массакүләм мәгълүмат чараларында да киң яктыртыла. 

Хезмәт хакын “конвертта” түләү фактлары буенча кайнар линия телефоны да эшли: 8(8555) 42-68-00

Әгәр дә хезмәт хакыгызны “конвертта” түлиләр икән, бу хакта сез шулай ук "Халык контроле" сервисы аша да хәбәр итә аласыз, шулай ук районның икътисад бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*