Рус Тат
Физик мөмкинлекләре чикле гражданнар игътибар үзәгендә
Җәмгыять
  • 29 Гыйнвар 2018 - 15:45
  • Караулар: 127

Соңгы вакытларда сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә еш мөрәҗәгать ителә. Вазгыятьнең Түбән Камадагы торышы белән бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең мәшгульлек үзәге директоры Игорь Соковых таныштырды.

Игорь Соковых сүзләренчә, бүгенге көндә Түбән Камада хезмәт яшендәге инвалидлар саны - 5399 кеше, шуларның 1953е, ягъни 36,2%ы, эш белән тәэмин ителгән. Шәһәр күләмендә сәнәгать өлкәсенең киң җәелдерелгән булуы һәм күп кенә җитәкчеләрнең социаль җаваплылыгы нәтиҗәсе буларак, бу күрсәткеч республика белән чагыштырганда Түбән Камада күпкә югары. 

Узган ел мәшгульлек үзәге тарафыннан 148 инвалид эшкә урнаштырылган. Бу мөрәҗәгать итүчеләрнең 40,2%ын тәшкил итә. Киңәшмәдә Игорь Соковых 2020 елга әлеге күрсәткечне 50%ка җиткерү планлаштырылуын, моның өчен җитәкчеләрнең бу мәсьәләгә җитди карарга тиешлеген дә билгеләп үтте.

Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эш белән тәэмин итүдә республикада закон нигезендә каралган квоталар булуы да зур булышлык күрсәтә. Алар нигезендә узган ел район җирлегендә 38 инвалид эш табу бәхетенә ирешкән. 2018 елга Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләрендә гомуми квоталар саны - 91. Әгәр дә эш бирүче теге яки бу сәбәпләр аркасында инвалидны эшкә ала алмый икән, ул башка предприятиеләрдән арендага эш бирү программасы нигезендә әлеге мәсьәләне уңай хәл итә ала. Түбән Камада әлеге юнәлештә эшләүче предприятиеләр бар икән инде.

Әлбәттә, инвалидларны эш белән тәэмин итүдә хезмәт базарында таләп ителгән белгечлекләргә игътибар итү зарур. 2017 елда бу юнәлештә 105 инвалид эшкә урнаштырылган.   

2017 елда районда инвалидлар өчен эш урыннары булдыру программасын тормышка ашыру дәвам иттерелгән, аның нигезендә эш бирүче эш урыннары булдырса, мәшгульлек үзәге эш бирүченең чыгымнарын каплау мәсьәләсен хәл иткән. Бу чыгымнар узган ел 72 690,00 сум тәшкил иткән. Программа нигезендә 2017 елда 3 эш урыны булдырылган: шулардан 2 урын - «Колл-Центр» җәмгыятендә, бер урын инженерлык үзәгендә тәкъдим ителгән.

Хәзерге вакытта мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы физик мөмкинлеге чикле һәрбер гражданга «инвалид паспорты» булдырылган, 57 кешене эшкә урнаштыру өчен “юл картасы” әзерләнгән, аның нигезендә 2018 елның гыйнвар аенда 18 инвалид эшкә урнаштырылган,  калган  39 кешене  ел ахырына кадәр  эш белән тәэмин итү каралган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*