Рус Тат
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе: проблема һәм бурычлар
Җәмгыять
  • 24 Гыйнвар 2018 - 09:01
  • Караулар: 174

Казан инновацион университеты (Икътисад, идарә итү һәм хокук институты) Түбән Кама филиалы базасында “Моношәһәрләрдә ТОСЭР: тәҗрибәне бәяләү, проблемалар һәм перспективалар” темасына фәнни-практик семинар узды. Семинарда “Түбән Кама” алгарышлы үсеш территориясе резидентлары, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, Түбән Кама урта һәм югары белем бирү йортлары вәкилләре катнашты.

Бүгенге көндә Россия Федерациясендә 33 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдырылган. Татарстанда бу статусны Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләре алды. Түбән Камага мондый статус 2017 елның 22 декабрендә бирелде.



Фәнни -практик семинарны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев ачты. Үз чыгышында ул Түбән Камада инвестиция проектларын тормышка ашыруда шартлар тудырылуын билгеләп үтте: ТОСЭР статусы алынды, 2 сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. “Түбән Кама” сәнәгать паркы үз эшчәнлегенең беренче этабында 10 резидентны кабул итәргә әзер, алар биредә үз җитештерү объектларын төзү өчен аренда өчен түләмичә, җир мәйданы алырга хокуклы. “Пионер” индустриаль паркы резиденты – “Камасталь” компаниясе үз эшчәнлеген июнь аенннан башлап җибәрүне планлаштыра. Радмир Беляев белдерүенчә, биредә, нигездә, түбәнкамалылар хезмәт куячак.



Семинарда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең асылы, аның җирле икътисад үсешенә йогынтысы турында филиалның доценты, икътисад һәм идарә итү кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре кандидаты Алёна Дырдонова, сәнәгать менеджменты кафедрасы доценты Юлия Репина, КИУ Яр Чаллы филиалы доценты, финанс менеджменты кафедрасы мөдире, техник фәннәр кандидаты Иван Стяжкин чыгышлары тыңланды.

Утырышта катнашучылар чыгыш ясаучыларга Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, яңа җитештерү объектларында нинди белгечләр кирәк булачагы турында үз сорауларын бирделәр.

Семинарны йомгаклап, филиал директоры Илсөя Мезикова бүген төрле идеяләр, активлык кирәклеген билгеләп үтте, студентлар өчен белем йортында эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләре буенча махсус курслар оештырылачагын җиткерде.

Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге матбугат хезмәте материалларыннан.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*