Рус Тат
Россия сәхнә йолдызлары белән очрашуларга рәхим итегез
Җәмгыять
  • 23 Гыйнвар 2018 - 14:56
  • Караулар: 128

27 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә “Высоцкий безнең шәһәрдә” илкүләм проектына старт бирелә. Проект легендар шәхес Владимир Высоцкийның 80 яшьлегенә багышланган. 

Әлеге чарада күп кенә Россия сәхнә йолдызлары катнашуы турында язган идек. Шул ук көнне шәһәрнең иҗтимагый урыннарында проектта катнашучыларның түбәнкамалылар белән очрашулары да көтелә. 



Әлеге иҗади очрашулар 13.00 сәгатькә билгеләнгән: Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә шәһәрдәшләрне Россия театр һәм кино актеры Дмитрий Дюжев белән очраштырса, «КоVёR» яшьләр үзәгендә түбәнкамалылар Ольга Кормухина һәм Алексей Белов белән күрешеп, фикер алыша алалар.

Барлык түбәнкамалыларны әлеге очрашуларга чакырып калабыз!

 Керү ирекле.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*