Рус Тат
“Бала – төп пассажир” фоторәсемнәр бәйгесе игълан ителде
Җәмгыять
  • 23 Гыйнвар 2018 - 13:56
  • Караулар: 57

Түбән Камада “Бала – төп пассажир” дип аталган фоторәсемнәр бәйгесе игълан ителде. Бәйгегә яңа туган сабыйдан алып 12 яшькәчә балаларның автомобиль салонында махсус утыргычларда (РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9нчы пункты) төшкән фотосурәтләре кабул ителә.

Фоторәсем бәйгедә катнашучы гаилә тарафыннан төшерелгән булырга тиеш, башка чыганаклардан (Интернеттан) алынган фотолар кабул ителми. 

Бәйгедә катнашучылар үз гаризаларын 2018 елның 16 февраленнән дә соңга калмый, Gibdd_nk@mail.ru электрон адресы аша җибәрергә тиеш. 

Фоторәсемнәр агымдагы елның 28 февраленә кадәр Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамындагы 25а йортында, 309, 312нче бүлмәләрдә кабул ителә. Фотолар аклы-каралы һәм төсле сурәттә, А-3 һәм А-4 форматында булырга тиеш. 

Фотосурәтнең икенче ягында, уң якта, өске өлештә түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк:

- әлеге эшнең ничек аталуы;
- авторның фамилиясе, исеме, яше;
- элемтәгә керү өчен телефон.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы дип табылган эшләр автошәһәрчектә 12-18 март көннәрендә узачак күргәзмәдә урын алачак.

Бәйгене оештыручылар булып, “Балалар автошәһәрчеге” балаларга өстәмә белем бирү үзәге, Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ җирле бүлекчәсе тора.

НИГЕЗЛӘМӘ


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*