Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
“Түбән Кама Нефтехим” җәмгыятендә яңа хезмәт килешүе өч елга төзелде
Җәмгыять
  • 23 Гыйнвар 2018 - 08:31
  • Караулар: 163

“Түбән Кама Нефтехим” ҖЧҖ тарихында беренче мәртәбә хезмәт коллективы белән килешүне өч елга төзү турында карар кабул ителде. “Бу предприятиенең тотрыклы үсешенә ышаныч булуны белдерә”, - дип шәрехләде әлеге вакыйганы компаниянең генераль директоры Азат Бикмурзин.

Җитәкчелек һәм хезмәт коллективы арасындагы әлеге әһәмиятле, иң төп документ кичә, 22 гыйнварда имзаланды.



Хезмәт коллективы конференциясендә ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Россия химия тармагы профсоюзларының Татарстан Республикасы комитеты рәисе Алексей Ильин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, “Түбән Кама Нефтехим” ҖЧҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, җитәкчеләр һәм компаниянең профсоюз оешмалары рәисләре катнашты. Конференциядә 2017 елда хезмәт коллективы белән төзелгән килешү үтәлешенә нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елда социаль мәсьәләләрне хәл итү юллары каралды.

Предприятие өчен юбилей елы булган 2017 елны коллектив уңышлы тәмамлады. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, товар продукциясе чыгару күләме үсеп, аннан алынган керем 162 млрд сум тәшкил иткән. Ел дәвамында 704 мең тонна синтетик каучук төяп озатылган, бу - 2016 ел белән чагыштырганда, 5 %ка артыграк. Пластиклар төяп озату 700 мең тонна тәшкил итә. Ассортиментны диверсификацияләү һәм сату күләмен үстерү нәтиҗәсендә, стретч-элпә җитештерүдә кулланылучы полиэтиленны төяп озату 70 мең тоннага арткан. Бу төр продукция Россия эшкәртүчеләрендәге чит ил аналогларын тулысынча кысрыклап чыгарган.



Компания үсешендәге стратегик программа кысаларында олефиннар җитештерү комплексын булдыру проекты өстендә эшләү дә дәвам итә.

“Түбән Кама Нефтехим” - республикада социаль юнәлештә уңышлы эшләп килүче предприятиеләрнең берсе. Узган ел гына да социаль ипотека программасы кысаларында 157 фатир кулланылышка тапшырылган, тагын 604 фатир компания хезмәткәрләренә өстәмә программа нигезендә бүлеп бирелгән. Биредә хезмәткәрләрнең сәламәтлеге дә игътибар үзәгендә: узган ел дәвамында “Корабельная роща” санаторий-профилакториенда һәм “Дубравушка” ял базасында 2148 хезмәткәр үз сәламәтлеген ныгыткан.



2017 елда уртача айлык хезмәт хакы 49 мең сум тәшкил иткән.

Предприятиенең үсеш перспективалары зур булуын билгеләп, Татьяна Водопьянова “Түбән Кама Нефтехим”ның югары социаль нәтиҗәлелеккә ия иң яхшы предприятиеләрнең берсе булуын белдерде.

Бу фактны үз эчтәлегендә үткән еллардагы барлык ташламалар һәм түләүләрне саклаучы 2018-2020 елларга төзелгән яңа хезмәт килешүе дә раслый.

Фотолар www.nknh.ru сайтыннан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*