Рус Тат
110 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылачак
Җәмгыять
  • 22 Гыйнвар 2018 - 16:08
  • Караулар: 151

Түбән Камада 2018 елда 110 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Хаҗиев җиткерде. Үз чыгышында ул 2017 елда районның төзелеш тармагында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм алда торган төп бурычларны атап үтте.

2017 елда республика күләмендә 2 млн 408 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган, Түбән Камада бу күрсәткеч 124,3 мең квадрат метр тәшкил итә, бу- 15 йорт яисә 1681 фатир дигән сүз.

2018 елга төп максат - 110 мең квадрат метр торакны – 12 йорт яисә 1379 фатирны эксплуатацияләүгә тапшыру.

«Хәзерге вакытта Татарстанда 30дан артык социаль әһәмияткә ия программа тормышка ашырыла, аларның бер өлеше торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән: бу – яшь гаиләләр өчен торак, социаль ипотека, ятим балаларга бирелүче фатирлар, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак йортлар белән тәэмин итү, биш һәм аннан артыграк балалары булган күп балалы гаиләләр өчен торак һ.б. Түбән Кама муниципаль районы социаль әһәмияткә ия булган төрле проектларда актив катнашучы булып тора», - дип билгеләп үтте Радик Хаҗиев. 

Мисалга, 2008 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Түбән Камада 104 ятим фатирлы булган, узган елдан сәламәтлек саклау өлкәсенә эшкә килгән белгечләр өчен арендага фатир алу программасы булдырылган. 2017 елда коммерцияле торак программасы буенча гомуми мәйданы 25,3 мең кв. м тәшкил иткән 3 күп фатирлы йорт кулланылышка тапшырылган, “Яшьләр төзелеше” программасы буенча Вахитов проспекты 23нче йортында 3,7 мең кв. м мәйданлы ике блок эксплуатациягә кертелгән.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 47нче микрорайонның генераль планда каралган барлык 20 йортын да узган ел кулланылышка тапшырганнар.

Билгеле булганча, 2017 елның декабрь аенда Владимир Путин белән очрашуы вакытында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада торак сәясәте буенча берничә программаның тормышка ашырылуын әйтеп узган иде. Әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов республикада торак сәясәте буенча эшнең йөз процентка алып барылуын билгеләде.

Россиялеләрне һәркем сатып алырлык кулай һәм уңай торак белән тәэмин итү - Владимир Путинның стратегик инициативасы. “Алдагы елларда гражданнар өчен торак алуның кулайлыгын үстерү мөһим – иң әүвәл яшь гаиләләр, балалы яшь гаиләләр өчен. 2018 елдан икенче һәм өченче балалары туган гаиләләр өчен ипотека кредиты алуда махсус программа кертеләчәк. Алар дәүләт тарафыннан еллык процент ставкасының алты проценттан артыграгы субсидияләнүенә исәп тота алалар”, -дип белдерде Владимир Путин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*