Рус Тат
Ике шәһәрдәшебез үзләренең 90 яшьлек юбилейларын каршылый
Җәмгыять
  • 22 Гыйнвар 2018 - 09:16
  • Караулар: 212

Түбәнкамалы Кашеваров Андрей Федоровичның шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее булып узды. Тумышы белән ул Алабуга якларыннан. Сугыш вакытында колхозда хезмәт куйган Андрей Федорович – “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале иясе. Аның өч кызы, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.


Тагын бер шәһәрдәшебез - Власова Валентина Игнатьевна да шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен каршылый. Сугыш чорында ул да колхозда төрле эшләрдә эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Валентина Игнатьевнаның җиде оныгы, биш оныкчыгы һәм туруннары бар.


Җирле хакимият һәм халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре, юбилярларны гомер бәйрәме белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*