Рус Тат
Мәрҗаниле халыктан без
Җәмгыять
  • 19 Гыйнвар 2018 - 16:38
  • Караулар: 159

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы  2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. Мәшһүр татар галименең тууына 200 ел тулу уңаеннан республикада төрле чаралар үткәрү ниятләнә. Шундый чараларның берсе кичә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үтте.

“Мәрҗаниле халыктан без” дип аталган әдәби кичәдә  Аксакаллар шурасы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары катнашты.Килгән кунаклар бөек мәгърифәтченең тәрҗемәи хәле,иҗаты һәм гыйльми эшчәнлеге белән таныштылар, студентлар аның турында белгәннәрен искә төшереп,  викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Соңыннан иң актив укучыларга сертификатлар тапшырылды.

Әдәби очрашу шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.”Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы  Рәфыйк Әхмәдиев тарафыннан укылган Ш.Мәрҗанигә багышланган шигъри юллар беркемне дә битараф калдырмады.

Очрашу Г.Тукайның “Туган тел” җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*