Рус Тат
Китапханәчеләр - әдәби мирас сагында
Җәмгыять
  • 19 Гыйнвар 2018 - 15:29
  • Караулар: 70

«Күренекле якташларыбызны барлыйбыз» проекты алга таба да дәвам итәчәк, дип яза "Туган як". 

Түбән Кама китапханәчеләр берләшмәсенең еллык йомгаклау семинарында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.  Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина үз чыгышында Таҗетдин Ялчыгол темасына тукталды. 

Быел аның тормыш юлын һәм мирасын өйрәнүгә игътибар тагын да артачак, чөнки күренекле мәгърифәтченең тууына 250 ел тула. Дин галиме, тарихчы табиб булган Таҗетдиннең 1799-1824 елларда Кызыл Чапчак авылында яшәгәне мәгълүм. Имам булган, мәдрәсәдә дини дәресләр укыткан, гарәп һәм фарсы телләреннән гыйльми хезмәтләр тәрҗемә иткән, борынгы кулъязмаларга аңлатмалар язган. Гомеренең соңгы 14 елы хәзерге Зәй районы Мәләм авылында үтә. Имәнлебаш авылында җирләнгән, кабер ташында 1838 елда вафат булуы язылган.

Әлфия Хафизова язмасы.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*