Рус Тат
Түбән Камада начар күрүче һәм күрмәүче балалар өчен республикакүләм күчмә лагерь эшләячәк
Җәмгыять
  • 17 Гыйнвар 2018 - 11:46
  • Караулар: 84

19-21 гыйнвар көннәрендә Түбән Каманың “Зәңгәр күл” сәламәтләндерү лагеренда начар күрүче һәм күрмәүче балалар өчен «Кружащая звезда» дип аталучы махсус смена оештырылачак. Анда Түбән Кама, Яр Чаллы һәм республиканың башка районнары урта гомуми белем бирү йортлары һәм коррекция мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашачак.

Программада:
1. Татарстан яшьләре катнашында түгәрәк өстәл (оештыручы - Казан шәһәре сукырлар һәм начар күрүчеләр республика реабилитация үзәге педагог-психологы, күрү буенча инвалидлар арасында яшьләр эшләре рәисе Екатерина Краснова);

2. “Либерти” театр студиясе чыгышы һәм артистлар тарафыннан мастер-класс;

3. Ат спорты мәктәбендә булу: экскурсия һәм атта йөрү;

4. Һөнәр сайлауга багышланган тренинг (абилимпикс);

5. Күрмәүчеләр арасында теннис уйнарга өйрәнү буенча мастер-класс.

Проектны гамәлгә куючы булып, «Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы сукырлар җәмгыяте» инвалидлар оешмасының Татарстандагы Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты филиалы тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*