Рус Тат
Айдар Метшин: “2018 елга без алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе буларак аяк бастык”.
Җәмгыять
  • 16 Гыйнвар 2018 - 11:11
  • Караулар: 166

“Түбән Кама шәһәре” муниципаль берәмлеге “Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе” (“Территория опережающего социально-экономического развития” – “ТОСЭР”) статусына ия булды. Әлеге статус нигезендә Түбән Каманың үсеш перспективалары турында җитәкчеләрнең чираттагы киңәшмәсендә район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин чыгыш ясады.

Үз чыгышында Айдар Метшин “ТОСЭР” статусының Түбән Кама икътисадына уңай йогынты ясаячагын, аның икътисадны диверсификацияләүгә этәргеч булачагын, шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерәчәген билгеләп, моның өстәмә рәвештә 3000 нән артык эш урыны булдыруга һәм 7,5 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итүгә китерәчәге турында белдерде.

Алгарышлы үсеш территориясе булдыру - Россия Президенты куйган стратегик бурычларның берсе. 2017 елның декабрендә Татарстанның Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләре ТОСЭР статусына ия булды.

“Куелган максатларга ирешү өчен алда безне зур, көндәлек эш көтә, -дип белдерде Айдар Метшин. – Һичшиксез, ТОСЭР статусы алу икътисадның кече һәм урта бизнес секторы үсешенә дә уңай йогынты ясаячак”. Бу өлкәдә район башлыгы 2017 елда Түбән Камада күп кенә эшләр башкарылуын, шул исәптән, чит ил инвесторлары җәлеп ителүен дә әйтеп узды.

Аерым алганда, Яңа ел алдыннан, Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы һәм Кытай инвесторы кул астындагы “Камасталь” предприятиесе арасында Түбән Каманың “Пионер” индустриаль паркы территориясендә буялган рулоннар җитештерү белән шөгыльләнүче яңа завод төзү турында килешү төзелде.

Кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә булышлык күрсәтү Татарстан Республикасы үсеш стратегиясенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

“Икътисадны үстерү сәламәтлек саклау, мәгариф, тулаем социаль өлкә үсеше, шәһәр мохитен төзекләндерү һәм яхшырту программаларын гамәлгә ашыру өчен реаль мөмкинлекләр тудыра”, - дип билгеләде Россия Президенты Владимир Владимирович Путин Дәүләт Советының төбәкләрнең инвестицион җәлеп ителешен үстерү мәсьәләренә багышланган декабрь аендагы йомгаклау утырышында.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*