Рус Тат
Иске Яңа ел уңаеннан Түбән Камада төрле күңел ачу чаралары үтәчәк
Җәмгыять
  • 12 Гыйнвар 2018 - 16:26
  • Караулар: 47

13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә иске стиль буенча яңа елга аяк басабыз. Үз тарихында ел исәбен алыштырган һәр илдә Иске Яңа ел - рәсми булмаган популяр бәйрәмнәрнең берсе. 

Россиядә Яңа елны 1 гыйнварда билгеләп үтү турындагы Указны Петр I чыгара, ләкин Европа илләреннән аермалы буларак, ул озак кына Юлиан календаре буенча уздырыла. 1919 елдан Яңа елны Григориан календаре нигезендә бәйрәм итә башлыйлар.

Түбән Кама да Иске Яңа елны каршы алырга әзерләнә. Сүз уңаеннан, быел әлеге бәйрәм шимбә –якшәмбе көннәренә туры килеп, тагын бер кат бергәләп бәйрәм итәргә мөмкинлек тудыра.

Шәһәр күләмендәге төп бәйрәм чаралары 13 гыйнварга билгеләнгән: бу көнне 13.00 сәгатьтә Тукай паркында “Кыш бабай белән Кар кызы иске Яңа ел бәйрәмендә...”дип аталган массакүләм күңел ачу чарасы узачак. Лемаев скверында шулай ук 13.00 сәгатьтән җанлы уеннар белән үрелеп баручы әдәби мәйдан эшләячәк. “Гаилә” паркы да балалар өчен үзенчәлекле программа тәкъдим итә, чара шулай ук көндезге 1 дә башлана. Соңрак күңел ачулар 16.00 сәгатьтә Красный Ключ Мәдәният йортында бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк.

14 гыйнвар көнне исә 12.00 сәгатьтә Түбән Каманың И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда якшәмбе мәктәпләренең III Раштуа епархиаль фестивале уза.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*