Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Айдар Метшин: «Иҗтимагый куркынычсызлык, халык иминлеге – иң өстенлекле мәсьәләләр».
Җәмгыять
  • 12 Гыйнвар 2018 - 14:33
  • Караулар: 241

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсендә 2017 ел йомгакларына багышланган утырыш узды. Утырышта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – Баш тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Изаак, Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе башлыгы Владимир Ветлугин, шәһәр һәм районның башка көч структуралары җитәкчеләре, эчке эшләр идарәсенә караган иҗтимагый совет вәкилләре, Түбән Кама гарнизонының шәхси составы катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан, Владимир Изаак һәм Айдар Метшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, сүз, башлыча, вәхшиләрчә үтерелгән түбәнкамалы Гөлшат Котенкова эшен тикшерү турында барды. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары җинаять кылуда шикләнелгән затның кулга алынуы, аның гаепле икәнлеген раслаучы дәлилләр булуы һәм бу эш белән тикшерү комитеты шөгыльләнүен, шулай ук җинаятьченең үз гаебен тануы турында хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе эшчәнлегенә бәя биреп, ул биредәге хезмәткәрләрнең оператив төстә һәм яхшы эшләүләрен билгеләп үтте. Владимир Изаак бүген узган елгы эшкә йомгак ясалуын, күп кенә нәтиҗәләр һәм шулай ук перспективалар булуын билгеләде.

Шәхси составның нәтиҗәле эшләвен Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин да билгеләп үтте, ул җәмәгать иминлеген саклауның муниципаль органнар һәм эчке эшләр идарәсе алдында торган өстенлекле мәсьәлә булуын ассызыклады. «Иҗтимагый куркынычсызлык, халыкның иминлеге – иң өстенлекле мәсьәләләр һәм бер генә вакыйга да бу юнәлешне үзгәртмәячәк. Әйе, һичшиксез, бу резонанслы һәм зур җинаять, фаҗига. Бу урында игътибарны тагын бер кат идарәнең шәхси составының оператив һәм нәтиҗәле эш йөртүенә юнәлтәсем килә, бу аларның куелган бурычларны үтәргә әзер булуларын ассызыклый. Гомумән, тагын бер кат искәртеп үтәргә телим, тулаем алганда, вазгыять контрольдә тотыла һәм түбәнкамалыларның иҗтимагый иминлеге тәэмин ителәчәк», - дип белдерде шәһәр мэры.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*