Рус Тат
Бигеш аэропортыннан Түбән Новгородка - туры рейслар
Җәмгыять
  • 12 Гыйнвар 2018 - 09:47
  • Караулар: 29

Пәнҗешәмбе көнне «Оренбуржье» авиакомпаниясе «Түбән Кама -Түбән Новгород» маршруты буенча беренче рейсын башкарды, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

Әлеге маршрут буенча рейслар ике моторлы L-410 универсаль очкычында атнага өч мәртәбә башкарыла.

Сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә:

Стригинодан – 08.00 сәгатьтә – Бигештә – 09.50 сәгатьтә.
Бигештән -10.50 сәгатьтә - Стригинода – 12.40 сәгатьтә.

Якшәмбе көнне:

Стригинодан – 17.40 сәгатьтә – Бигештә – 19.30 сәгатьтә.
Бигештән -20.00 сәгатьтә - Стригинода – 21.50 сәгатьтә.

«Түбән Кама - Түбән Новгород» рейсы Идел буе федераль округында регионда пассажирлар ташу буенча субсидияләү программасы нигезендә тормышка ашырыла, шуңа бәйле рәвештә яңа ачылган рейсларга билет бәясе 3 708 сум (җыемнар исәпкә алынмаган) тәшкил итә.

Тулырак мәгълүматны 8 800 200 1819 телефоны аша алырга яисә аэропорт сайтыннан (http://nbc.aero/ru/raspisanie-poletov.html) табарга мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*