Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Күчемсез милеккә техник паспорт- Интернет аша
Җәмгыять
  • 11 Гыйнвар 2018 - 13:27
  • Караулар: 126

ТР дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис булдырылган. Хәзер портал аша күчемсез милек объекты өчен техник паспортка заказ биреп, аның өчен түләүне тормышка ашырырга, шулай ук әзер документны килеп алу өчен алдан язылып куярга мөмкин, дип хәбәр итә http://mic.tatarstan.ru

Күчемсез милек объектының техник паспорты - милекнең барлык техник характеристикаларын чагылдыручы документ: анда объектның төре, урыны, адресы, мәйданы, төзелгән елы, техник торышы һәм башка мәгълүматлар китерелгән.

Техник инвентаризация бюросына электрон рәвештә гариза тапшыру өчен, кулланучы порталда теркәлгән һәм шәхси кабинетын ЕСИА белән бәйләгән булырга тиеш.












Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*