Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
«Безнең Татарстан» VII республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү бара
Җәмгыять
  • 11 Гыйнвар 2018 - 10:21
  • Караулар: 124

«Безнең Татарстан» VII республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү башланды. Әлеге форум - креатив һәм максатчан яшьләрнең республиканың икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, спорт, эшмәкәрлек һ.б. төрле тармагында уңышлы эшләп килүче вәкилләре белән очрашып, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, яңа проектлар белән уртаклашу мәйданы. Җиде ел дәвамында республика күләмендә форумда 7143 проект тәкъдим ителгән. Уңышлы дип табылган 219 проектның 45%ы бүгенге көндә гамәлгә кертелгән.

Чараның максаты – яшьләрнең Татарстан Республикасын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле, инновацион һәм иҗтимагый-файдалы идеяләрен һәм проектларын тәкъдим итүләре, алар буенча фикер алышу, бәяләү, мөһимлеген билгеләү һәм киләчәктә тормышка ашыру өчен шартлар булдыру.

Республика яшьләр форумына теркәлү forumtatarstan.com. сайтында агымдагы елның 15 февраленә кадәр дәвам итә. Быелгы катнашучылар Татарстан Президентының еллык юлламасы нигезендә, үз проектларын 10 юнәлештә тәкъдим итә алалар: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать территориясе», «Медиа территориясе», «Эшкуарлык территориясе»,«Игелек территориясе»,«Иминлек территориясе»,«Спорт территориясе», «Кече Ватан территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе».

«Безнең Татарстан» республика яшьләр форумы йомгаклары нигезендә, иң отышлы дип табылган проект эшкәртмәләре  алга таба җентекле өйрәнү һәм тормышка ашырылу өчен Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволар, фәнни-тикшеренү оешмалары, предприятиеләргә җибәреләчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*