Рус Тат
Красный Ключ – Покровское (Синтәк) боз кичүе ачылды
Җәмгыять
  • 11 Гыйнвар 2018 - 09:40
  • Караулар: 23

Кама елгасы аша Түбән Кама белән Алабуга районнарын тоташтыручы боз кичүе эксплуатацияләүгә әзер. Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, хәзерге вакытта бозның калынлыгы төрле урыннарда 27-30 см тәшкил итә. Әлеге боз аша чыгу урыны Түбән Каманың Красный Ключ бистәсен Алабуганың Покровское (Синтәк) авылы белән тоташтыра, шул рәвешле, Казанга илтүче юл 90 чакрымга кыскара. 

Боз аша чыгу өчен бәяләр 150-200 сум күләмендә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*