Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Түбән Камада Владимир Высоцкийны искә алу концерты узачак
Җәмгыять
  • 11 Гыйнвар 2018 - 08:57
  • Караулар: 78

27 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында үтәчәк “Своя колея” концертында Никита Высоцкий, «Глобалис» оркестры, Ольга Кормухина, Сергей Гармаш, Дмитрий Дюжев, Евгений Дятлов, Дмитрий Певцов, «Песни нашего века» ансамбле, Ирина Линдт чыгышлары көтелә. 

Быел ике түгәрәк дата - Владимир Высоцкийның 80 яшьлеге һәм безнең шәһәрдә әлеге чараның бишенче тапкыр үткәрелүе уңаеннан, оештыручылар сюрпризларның күп булачагына ышандыра. Моннан тыш, быел Владимир Высоцкий җырларын тамашачыга Түбән Каманың фольклор коллективлары да тәкъдим итәчәк.

Билет бәясе - 800 сумнан 1500 сумга кадәр. Аны Халык иҗаты йорты кассаларында сатып алырга була. Бүгенге көндә  бары 80 билет сатыласы калган.
Белешү өчен телефон: 8(8555) 30-84-09



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*