Рус Тат
Шәһәрнең комплекслы музеенда Фатих Котдусовка багышланган күргәзмә ачылды
Җәмгыять
  • 10 Гыйнвар 2018 - 16:50
  • Караулар: 23

Түбән Каманың комплекслы музеенда туган ягыбызның мөхтәрәм шәхесе, шәһәрнең мактаулы гражданины Фатих Котдусовка багышланган күргәзмә ачылды. 

Фатих Кашап улы Котдусов үзенең һөнәри эшчәнлеген Түбән Кама нефть- химия комбинатында башлап җибәрә. 1979 елдан 30 ел дәвамында күп кенә өлкәләрдә эшли: Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Түбән Кама районы башлыгының беренче урынбасары, Түбән Кама халык депутатлары Советы рәисенең беренче урынбасары. 2005 елда Фатих Кашап улы Котдусов Түбән Кама шәһәре башлыгы, 2006 елда Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары итеп сайлана.

Шәһәр хуҗалыгының күп кенә тармакларын җитәкләү барышында Фатих Кашап улы торак-коммуналь хезмәтләрне җайга салу һәм ныгыту,  матди-техник тәэмин итү, шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча бик күп эшләр башкара. Фатих Котдусов шәһәр һәм район территориясендә җирле үзидарә эшен җайга салуга да зур өлеш кертә.

Моннан тыш, ул «Җидегән чишмә» берләшмәсен оештыруда башлап йөрүчеләрдән була, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм халыкка кайтару буенча зур эшләр башкара.

Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен ул Хөрмәт Билгесе ордены, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы Мактау грамотасы, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, "Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә лаек була. Түбән Кама шәһәр Советы карары белән (№14, 10нчы июль) аңа 2014 елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.

Күргәзмә 15 февральгә кадәр эшләячәк, музей 10.00 - 18.00 сәгатьләрдә ачык, дүшәмбе – ял көне.

Билет бәясе өлкәннәр өчен – 40 сум, балалар өчен - 25 сум.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*