Рус Тат
Мәктәп директоры вазыйфасына конкурс бара
Җәмгыять
  • 10 Гыйнвар 2018 - 16:16
  • Караулар: 111

Түбән Камада төзеләчәк яңа мәктәп директоры вазыйфасына конкурс игълан ителде. Конкурсның нигезләмәсе һәм шартлары, тапшырылырга тиешле документлар район мәгариф идарәсе сайтында урнаштырылган. Бүгенге көндә әлеге вазыйфага дәгъва белдерүчеләр саны – бишәү.

Конкурста “Дәүләт һәм муниципаль идарә”, “Менеджмент”, “Персонал белән идарә итү” юнәлешләрендә әзерлеге булган югары һөнәри белемгә ия һәм педагогик хезмәт стажы 5 елдан ким булмаган яисә һөнәри белеме, дәүләт һәм муниципаль идарә, менеджмент һәм икътисад өлкәсендә өстәмә һөнәри белеме, педагогик яки җитәкчелек итү стажы 5 елдан ким булмаган кешеләр катнаша ала.

Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр 12 гыйнварга кадәр үз документларын Актүбә урамындагы 6нчы йортның 530нчы бүлмәсенә тапшырырга тиешләр.

Вакант вазыйфага тапшырылган документларны өйрәнү, дәгъвачыларның программалары белән танышу (кирәк очракта, аны яклау) эше 15 гыйнварда уза.

Конкурс 17 гыйнвар көнне хакимият бинасында - Төзүчеләр проспектының 12нче йортында үтәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*