Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Дөнья чемпионатына - 10 сумга
Җәмгыять
  • 10 Гыйнвар 2018 - 13:34
  • Караулар: 141
НТР каналы хәбәр итүенчә, Түбән Кама җанатарлары Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты узучы шәһәрләргә 5 сумга барып җитә алачаклар.

Әлеге бәягә барлык җыемнар да кертелгән. «Аэрофлот» компаниясе шул рәвешле россиялеләргә ярдәм итәргә уйлаган. Чемпионатка 5 сумга бару хокукына ия шәһәрләр исемлегендә Түбән Кама да бар. Төп шарт – кулыңда матчка билетың һәм җанатар паспортың булу. Кире кайту бәясе дә шулай ук  5 сум. 

Билгеле булганча, турнир матчлары агымдагы елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Екатеринбург һәм Сочи шәһәрләрендә узачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*