Рус Тат
Балалары булган гаиләләр нинди ташламаларга ия
Җәмгыять
  • 09 Гыйнвар 2018 - 14:01
  • Караулар: 97

Балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм мәсьәләсе күпләрне борчый. Бу уңайдан Түбән Кама социаль яклау идарәсе түбәндәге мәгълүматларны җиткерә. 

1995 елда гамәлгә кергән Федераль Закон нигезендә, гаиләдә бала үстерү һәм аны тәрбияләү өчен түбәндәге пособиеләр каралган:

- йөклелек һәм бала табу буенча пособие;
- йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасына исәпкә баскан өчен бер тапкыр бирелүче пособие;
- бала тапканнан соң, бер тапкыр бирелүче пособие;
- балага айлык пособие;
- баланы тәрбиягә алган гаиләгә бер тапкыр бирелүче пособие;
- чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучының йөкле хатынына бер тапкыр бирелүче пособие;
- чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучының баласына айлык пособие.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының 2004 елның 8 декабрендә гамәлгә кергән №63-ЗРТ Законы нигезендә, җан башына айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә балага 16 яше тулганчы ( гомуми белем бирү учреждениесендә укучыга –укуын тәмамлаганчы, ләкин 18 яшенә кадәр), айлык пособие түләнә.

Мәктәпкәчә белем бирү йортларына йөрүче балалары булган ишле гаиләләргә түбәндәге ташламалар каралган:

- ТР Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 гыйнварында гамәлгә кергән 9нчы карары нигезендә, күп балалы гаиләләргә мәктәпкәчә белем бирү йортларына йөрүче балалары өчен түләүләрнең бер өлеше компенсацияләнә;
- гаиләнең җан башына айлык кереме 20 меңнән артмаган очракта да балалар бакчасына түләү өчен өстәмә компенсация каралган. Бу төр компенсацияне түләү тәртибе ТР муниципаль берәмлеге башкарма комитеты карары белән билгеләнә.

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларны яшәү урыны буенча социаль яклау идарәсенә  мөрәҗәгать итеп белешеп була. Шулай ук ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында да барлык төр түләүләр һәм компенсацияләр турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*