Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Таныш булыгыз: “Мин –ЕСИАда” бәйгесе җиңүчеләре
Җәмгыять
  • 06 Гыйнвар 2018 - 06:15
  • Караулар: 140

Бердәм дәүләт хезмәте күрсәтүнең ЕСИА порталында теркәлгән 14 яшьтән өлкәнрәк түбәнкамалылар өчен шәһәр хакимияте ярдәме белән “Мин –ЕСИАда” (“Я - в ЕСИА”) бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә җиңүчегә төп бүләк - смартфон, моннан тыш, катнашучыларны башка кыйммәтле бүләкләр көтүе турында да язган идек.

 Бүләк отарга теләк белдерүчеләрнең саны 40 ка җитеп, бары 18енең генә бәйге шартларын төгәл үтәве мәгълүм булды.Нәтиҗәдә, очраклы сайлап алу юлы белән, түбәндәге якташларыбыз бәйге җиңүчеләре дип табылды:

1нче урында - Раил Сәламов;
2нче урында - Данил Шәймөхәммәтов;
3нче урында Наталья Орлова.

Вәгъдә ителгәнчә, Раил Сәламов - Digma Vox Flash 4G смартфонына, калган җиңүчеләр Түбән Кама логотибы төшкән флешкаларга ия булдылар.

Түбән Камада дәүләт хезмәтләренең федераль порталына теркәлү дәвам итә. Бу эштә халыкка ярдәм күрсәтүче пунктларның кабул итү вакыты белән таныштырып үтәбез.

Түбән Кама күпфункцияле үзәге, Мәктәп бульвары, 2а
Дүшәмбе - 8.00 – 17.00;
Сишәмбе - 8.00 – 20.00;
Чәршәмбе- 8.00 – 17.00;
Пәнҗешәмбе - 8.00 – 19.00;
Җомга -7.00 – 16.00;
Шимбә - 8.00 – 17.00;
Якшәмбе - 8.00 – 17.00.
Телефон: 8(8555) 49-92-99

Түбән Кама мәгълүмат үзәге, Актүбә ур., 6, 107нче бүлмә
Эш көннәрендә 8.00 – 17.00, җомга көнне 8.00 – 16.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 12.00 – 13.00 сәгатьләрдә – төшке аш.

Пенсия фонды, Тынычлык проспекты, 60
Эш көннәрендә 8.00 – 17.00, җомга көнне 8.00 – 12.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бердәм исәп-хисап үзәге, Студентлар урамы, 13
Эш көннәрендә 8.00 – 18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, төшке ашсыз эшли.

Кама Аланы күпфункцияле үзәгендәһәр пәнҗешәмбе Дәүләт хезмәтләре көне буларак игълан ителде. Адрес: Кама Аланы, 2/01.

Моннан тыш, Россия почтасыэлемтә бүлекләре дә гражданнарга порталда теркәлүдә ярдәм күрсәтә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*