Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
“Яңа ел лифты” бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Җәмгыять
  • 03 Гыйнвар 2018 - 08:30
  • Караулар: 92

Түбән Камада территориаль иҗтимагый үзидарә советлары тәкъдиме белән “Яңа ел лифты” дигән бәйге узды. Бәйге барышында шәһәр җирлегендә 50 дән артык лифт бәйрәмчә бизәлеп, түбәнкамалыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Әлбәттә, мондый иҗтимагый бәйгеләр күп фатирлы йортта яшәүчеләрне үзара тагын да ныграк аралашырга, дустанә мөнәсәбәтләргә этәрә, бердәмлек хисе булдыра. Бәйге барышында түбәнкамалылар үз йортларындагы лифтларны бизәүдә нинди генә кызыклы идеяләр уйлап тапмадылар: чыршы ботаклары, серпантиннар, кулдан ясалган эшләнмәләр белән бизәү дисеңме, стена газеталары, Яңа ел телеграммалары язу дисеңме...

Ә нәтиҗәләр исә түбәндәгечә билгеләнде:

1нче урын – Химиклар урамы, 6б;

2нче урын – Студентлар урамы, 32 (2нче подъезд);

3нче урын – Студентлар урамы, 30.

Гайнуллин урамындагы 6нчы йорт исә шәһәрнең  иң матур бизәлгән йорты буларак танылды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*