Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Гаиләдә беренче балага айлык түләүләрнең күләме билгеле
Җәмгыять
  • 02 Гыйнвар 2018 - 09:01
  • Караулар: 109

Түбән Кама социаль яклау идарәсе хәбәр итүенчә, 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр гамәлгә керә. 

2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым тулганчы, айлык түләүләргә дәгъва кыла ала, әмма аны алуның махсус шартлары бар. Бу шартлар түбәндәгеләр:

-ана һәм бала РФ гражданнары булырга тиеш;
- аларның РФ территориясендә яшәүләре шарт;
- гаиләдә кеше башына айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумын 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9142*1,5=13713 сум).

2018 елда беренче балага тәгаенләнгән түләүләр суммасы - 8490 сум. Ул 2017 елның икенче кварталында Татарстанда балаларның яшәү минимумына тигез.

Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап, 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Айлык түләү бала туган көннән исәпләнә. 6 айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта – гариза тапшырылган көннән. Түләүләр 1 ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Тиешле вакыт узгач, аны озайту өчен, кабат яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен, социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла:

- баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы;
- гаилә әгъзаларының еллык кереме турындагы белешмәсе;
- банкта ачылган исәп-хисап реквизитлары;
- паспорт.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*