Рус Тат
Айдар Метшин радио һәм телевидение аша халык белән аралашачак
Җәмгыять
  • 28 Декабрь 2017 - 11:35
  • Караулар: 100
Бүген, 28 декабрьдә, районның радио һәм телевидение каналларында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин түбәнкамалылар белән туры эфирда әңгәмә корып, аларны борчыган сорауларга җавап бирәчәк.

Район башлыгы белән очрашуны 16.00 сәгатьтә DFM-Нижнекамск радиостанциясе башлап җибәрә. Айдар Метшин әңгәмәдә узып баручы елга йомгак ясап, киләчәктә район алдында торган бурыч-планнар белән таныштырачак, туры эфирда халык белән аралашачак.

Сораулар белән WhatsApp аша 8 (987) 001-107-5 номерына, https://dfm1075.ru , https://vk.com/dfmnk электрон битләрендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Радиотапшыру 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

18.00 сәгатьтә исә Айдар Метшин белән туры элемтә НТР-24 телеканалында башлана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*