Рус Тат
Түбән Каманың иҗтимагый киңлекләре югары бәя алды
Җәмгыять
  • 26 Декабрь 2017 - 16:28
  • Караулар: 42

Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2017 елда республикада булдырылган яңа иҗтимагый киңлекләргә багышланган брифинг узды. Утырышта ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Түбән Кама муниципаль районының бу юнәлештәге эшчәнлеген югары бәяләде.

Татарстанда иҗтимагый киңлекләр үсеше өчен агымдагы елда барлыгы 3,3 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, шуның 1,9 миллиард сумы – республика, 1 миллиарды – Россия бюджетыннан, 411 миллионы меценатлар тарафыннан күчерелгән. Наталия Фишман белдерүенчә, быел Татарстанның 45 районында 68 иҗтимагый киңлек булдырылган.

Мәгълүм булганча, быел Түбән Камада республика программасы нигезендә ике объект - Лемаев мәйданы һәм “Кама” пляжы, яр буендагы җәяүлеләр юлы төзекләндерелде.



Брифингта ТР Президенты Түбән Камада булдырылган “Кама” пляжына аерым тукталып, биредә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә барлык шартлар тудырылуын, бу тәҗрибәне башка районнарда да җәелдерергә кирәклеген билгеләп үтте.

Наталия Фишман әлеге барлык эшләрнең район башлыгы Айдар Рәис улы Метшин инициативасы булуын белдереп, киләсе елда Түбән Камада “көчле рухлылар” өчен тагын бер социаль объект – “Рубаха” үзәге ачылачагы турында да хәбәр итте; гомумән, мөмкинлекләре чикле кешеләргә Түбән Камада аерым игътибар булуын әйтеп, башка район җитәкчеләрен дә әлеге үрнәктә эш йөртергә чакырды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*